"Бердәм Россия» Татарстан идеяләрен илебез буенча тарата
5 июльдә Мәскәүдә «Бердәм Россия» сәяси партиясе конференциясе узды. Анда бөтен илдән 450 делегат катнашты. Татарстанны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Дискуссиянең төп темасы төбәкләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру булды.